Күп беләсең килсә – китап укырга кил! (0+)

27 май көнне Үзәк балалар китапханәсе иртәннән үк балаларның шатлык авазлары белән тулып торды – Ачык ишекләр көненә иң нәни китап сөючеләр килде. «Яшәсен китап укучы бала» экскурсиясеннән соң, нәниләр зур кызыксыну белән китапханәнең барлык бүлекләрендә булды, клоун Ириска белән күңелле һәм әдәби уеннар уйнады, аңа китапны куллану буенча үзләре белгән кагыйдәләрне сөйләде. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалардан соң дүртенче сыйныф укучылары «Каталоглар иленә сәяхәт» дигән китап дәрес-практикумына килделәр. Алар китап һәм китапханәләр барлыкка килү тарихы турында тулырак мәгълүмат алды, шулай ук китапханәнең каталоглары һәм картотекалары буенча сәяхәт кылды. Китаплардан кирәкле мәгълүматны яисә киштәдә кирәкле китапны эзләү буенча бирем балаларда зур кызыксыну уятты. Бу көнне балалар бүлегенә килгән барлык укучыларга мастер-класста катнашырга тәкъдим ителде. Алар бик теләп китапханәчеләр өчен открыткалар әзерләде һәм анда матур теләкләрен язды. 

Акбур белән рәсем ясарга яратучылар исә, китапханә каршындагы мәйданчыкны яраткан китап тышлыклары һәм әкият геройлары рәсемнәре белән бизәү өчен, «Мин китап ясыйм» дигән асфальт вернисажына юл тотты. Өлкәннәр бүлеге укучылары яңа китаплар күргәзмәсе белән танышты һәм «Сезнең гаилә нәрсә укый» сорау-җавабында катнашып, китапханәченең кеше тормышында китапның әһәмиятле урын тотуы турында иң мөһим сорауларына җавап бирде. Бу көнне китапханәгә килүчеләрнең барысы да китап киштәләре фонында «Яраткан китап белән портретым» фото-арт акциясендә катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: